19 ноябрь "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының икенче зона этабы узды. Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Уенда Нөнәгәр, Смәел, Яңгул һәм Шеңшеңәр мәктәбе яшүсмерләре катнашты. 6 этаптан торган уенда укучылар үзләренең зирәклеген күрсәтте.

Уенның нәтиҗәләре шундыйрак:
1 урын - Нөнәгәр мәктәбе укучылары
2 урын - Яңгул мәктәбе укучылары
3 урын - Смәел мәктәбе укучылары
4 урын - Шеңшеңәр мәктәбе укучылары

Нөнәгәрлеләрне финал уенында көтеп калабыз! Финал ярышы 17 декабрь көнне узачак.