Балтач ГХАТ бүлегендә 2021 елда удмурт, мари йолалары белән үрелеп барган никахлашу тантаналары узды

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Балтач районында  дустанә мөнәсәбәттә удмурт, мари, татар, рус халкы яши. Балтач ГХАТ бүлегендә 2021 елда удмурт, мари йолалары белән үрелеп барган никахлашу тантаналары узды. Бүгенге көндә яшьләрнең үз халкының йолаларын белүе бик куанычлы күренеш. Яшь гаиләләргә бәхет, шатлык, сәламәтлек белән гомер итүләрен телибез, үзләреннән соң киләчәк буынга да гореф-гадәтләрен мирас итеп тапшыруларын теләп калабыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International