Мәликә Хәбриева - «Бала хокук даирәсендә» VII Республика мәгълүмати социаль видеороликлар бәйгесендә җиңүче

2021 елның 20 ноябре, шимбә

19 ноябрь көнне Казан шәһәрендә «Ребенок в мире прав - Бала хокук даирәсендә» VII Республика мәгълүмати социаль видеороликлар бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен балалар омбудсмены Ирина Волынец махсус тантанага чакырды. 

Бүләкләү тантанасында Балтач мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Мәликә Шамил кызы Хәбриева да катнашты. Ул диплом һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесы Дәүләт Думасы депутаты Илья Светославович Вольфсонның махсус бүләгенә лаек булды. 

Үз хезмәтендә Мәликә Балтач мәктәбендә Бала хокуклары турындагы Конвенциянең ничек эшләвен, һәр баланың тигез хокуклы булуын һәм балаларның имин тормышын тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлек хакында сөйләгән. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International