Буген татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Әбсәләмов Габдрахман Сафи улы тууга 110 ел.
Хөрмәтле райондашлар! 18 декабрь көнне Балтач бистәсе һәм Чепья авылы үзәк урамнарында кышкы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Биредә район халкы кулай бәяләрдән кирәкле продуктларны сатып ала алачак.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Хәзерге заман шартларында һәр кеше үз хокуклары декларациясенең төп нигезләмәләрен белергә, хокук һәм бурыч, намус һәм абруй кебек төшенчәләрне аңларга тиеш.
11 декабрьдә 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин призына көрәш буенча районара турнир узды.
2021 елның 10 декабрендә 2004-2005, 2006-2007, 2008-2009, 2010-2011, 2012 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында чаңгы ярышы буенча Балтач районы беренчелеге булып узды.
10 декабрь көнне «Хыял» яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбенең ике сыйныфы укучыларының әти-әниләре арасында «Устами младенца» интеллектуаль уенын үткәрде.
2021 елның 10 декабрь көнендә Балтач районы мәдәният хезмәткәрләре, ЗАГС бүлеге, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгьзаләре белән берлектә районыбызның төрле тармакларында хезмәт куючы, гаилә кормаган яшьләре өчен «Кичке уен» чарасы оештырдылар.
10 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Энҗе бөртекләре" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Әлеге чара Яңгул авылында гомер итүче якташ шагыйрә Энҗе Закирова иҗатына багышланган иде.
9 декабрь Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.