«Ак чәчәктәй гомер»

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Буген татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Әбсәләмов Габдрахман Сафи улы тууга 110 ел. Г. Әбсәләмов күпсанлы хикәяләр, очерклар, романнар, публицистик мәкаләләр авторы. Шулай ук Әбсәләмов рус классикларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүче буларак билгеле. «Ак чәчәкләр» роман-бестселлеры күп телләрдә 5 миллион данәдән артык тираж белән 20дән артык басмага ия булды. «Ак чәчәкләр» персонажларында күпләр үзләрен, туганнарын һәм танышларын танып белде. Шуңа да роман укучы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Романда һәр геройның үз прототибы бар. Язучы Зиннуров образында автор үзен дә сүрәтләгән. Ул гаҗәп тә түгел, чөнки күпләрнең яраткан романын Әпсәләмов хастаханәдә булганда яза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International