Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә көтеп калабыз!

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

18 декабрь көнне Балтач бистәсе һәм Чепья авылы үзәк урамнарында кышкы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Биредә район халкы кулай бәяләрдән кирәкле продуктларны сатып ала алачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен районыбыз халкы, бигрәк тә өлкәнрәк яшьтәгеләр, бик көтеп алалар һәм бу ярминкәләр зур социаль әһәмияткә ия.

Ярминкәләргә рәхим итегез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International