ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Ярдәм механизмы: яшь гаиләгә беренчел, икенчел базарларда торак сатып алу өчен торак бәясенең 30% ы (балалары булмаган гаиләләргә) яисә 35% ы (балалары булган гаиләләргә) күләмендә түләүсез субсидия бирү, йорт төзү, ипотека кредитын түләү (учетка куелганнан соң алынган).

Гатауллина Роза Әсхәт кызы барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

5 октябрь көнне өлкәннәр Декадасы кысаларында, "Волонтер” үзәге активистлары гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре җитәкчелегендә «Игелекле сүз» дигән акция уздырдылар.


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Белдерү!

Су линиясендә планнан тыш эшләр булу сәбәпле, 6 октябрь көнне сәгать 8.00 дән  түбәндәге урамнарга су биру туктатылып торачак

Балтачның "Наз" үзәге коллективы Өлкәннәр декадасын үзләренең өлкән остазлары - хөрмәтле пенсионерлары котлавы белән ачарга булган. Аларга иң җылы теләкләр белән азык-төлек пакетлары китерелде.  

Бик җинелләрдән булмаган социаль хезмәткәрләрнең хезмәте күп төрле бәйрәмнәр белән үрелеп бара. Октябрь ае тормыш мәшәкатләре белән акыл туплаган өлкәннәребезне бәйрәм белән котларга, аларны тәмле чәйләр белән сыйларга кабат бер мөмкинчелек бирә.

"Өлкәннәр" декадасы кысаларында районыбыз җитәкчелеге Саба районы картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәребезнең дә хәлләрен белеште. Сәламәтлек торышлары буенча махсус дәвалау оешмаларында тәрбияләнүче райондашларыбыз да читтә калмады. Барлык өлкәннәребезгә дә бүләкләр тапшырылды.
Җылы сүз - җан азыгы булса, туган яктан килгән күчтәнәч, хәбәрләр өлкәннәр тормышына ямь өстәгәндер дип ышанабыз.

Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы укытучыларыбыз! Мөхтәрәм мәгариф ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Халыкара укытучылар көнендә иң изге теләкләремне кабул итегез!


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында «Волонтер» үзәге активистлары, шушы үзәкнең кураторы, Балтачның "Наз" үзәге социаль педагогы Наталья Сәгыйтова җитәкчелегендә "Норма-Балтач-Лызи" маршрут автобусында "Өлкән буынны котлыйбыз "дигән социаль акция уздырылды

Олы яшьтәге кешеләр коронавирус инфекциясе белән авырганда аерым куркыныч зонасына керәләр. Өлкәннәрдә катлауланулар ешрак үсә: пневмония, тромбоз, тромбоемболия, инсульт, инфарктлар. Бу кыенлыклар еш кына иң аяныч нәтиҗәләргә китерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International