«Өлкән буынны котлыйбыз» социаль акциясе

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында «Волонтер» үзәге активистлары, шушы үзәкнең кураторы, Балтачның "Наз" үзәге социаль педагогы Наталья Сәгыйтова җитәкчелегендә "Норма-Балтач-Лызи" маршрут автобусында "Өлкән буынны котлыйбыз "дигән социаль акция уздырылды. Өлкәннәр көне-җәмгыятьнең өлкән буынга булган хөрмәте, рәхмәте һәм мәхәббәте көне. Волонтерлар аларга чәчәкләр һәм үзләре ясаган открыткалар бүләк иттеләр. Активистларның җылы теләкләренә җавап итеп, әби-бабайлар үзләренә биргән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр. Һичшиксез, акция җылы һәм күңелгә хуш килде. Акциядә 24 кеше катнашты. Активистлар һәр катнашучы белән истәлеккә фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International