«Актив озын гомер» программасын тормышка ашыру кысаларында Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар белән «Күршеләр» дип исемләнгән фикердәшләр клубы утырылышын оештырганнар.
Өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында психолог Роза Галимова социаль хезмәт алучылары өчен арт-терапия һәм нейрогимнастика юнәлешләрен кулланып, индивидуаль шөгыльләр үткәрде.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында "Наз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Балтач мәдәният үзәге коллективы социаль хезмәт алучыларны җыр-биюләре белән чын күңелдән котлады.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Балтач районының күппрофильле уку үзәге "Наз" социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәт алучыларны чәчләрен түләүсез кисү һәм бизәү белән сөендерде.
2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе узачак.
"Наз" үзәге өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар, аларны тәмле чәйләр белән сыйладылар, бүләкләр тапшырдылар.
Районыбызның мәгариф хезмәткәрләре «Казан» агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» традицион республика ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп бакчаларында үстерелгән яшелчә, бал, җиләк-җимеш,кул эшләнмәләре белән катнаштылар.
Озын гомерле Нина Зарипованы (99 яшь) һәм Петр Карабаевны ( 97 яшь) Өлкәннәр декадасы белән котладылар.
2022 елның 6 октябрь көнне Балтач бистәсендә “Өлкәннәр көне” һәр елдагыча истә калырлык, бик җылы,күңелләргә яктылык, тынычлык өсти торган, һәрбер килгән өлкән яшьтәге кеше зур хөрмәт-игътибар тоярлык итеп үтте. Бу шулай булырга тиеш тә. Бәйрәмнең үткәрү вакыты да юкка гына алтын көзләргә тиңләп сайланмаган дыр: олыгаю – ул кеше гомеренең алтынга тиң бер чоры.
“Гадәти булмаган бәйрәм оештырган өчен зур рәхмәт” белдерде 90 яшьлек укытучы, тыл ветераны Клара Рамазанова. Волонтер Кәрим Юсыпов әнисенең беренче укытучысы белән танышуына бик шатланды