Өлкәннәр декадасы кысаларында Балтач районының күппрофильле уку үзәге "Наз" социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәт алучыларны чәчләрен түләүсез кисү һәм бизәү белән сөендерде. Социаль хезмәт алучылар рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм бик канәгать калдылар.