"Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре фикердәшләр клубы утырышы уздырганнар

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

«Актив озын гомер» программасын тормышка ашыру кысаларында Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар белән «Күршеләр» дип исемләнгән фикердәшләр клубы утырылышын оештырганнар.  Чәй өстәле артында «Наз» үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарны Өлкәннәр бәйрәме белән котладылар, аларга ныклы сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы теләделәр.

Әлеге чара тормыш сыйфатын күтәрүгә, эмоциональ сәламәтлекне яхшыртуга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International