Ел саен 9 декабрьдә «Ватан Геройлары көне»билгеләп үтелә.
2022 елның 10-12 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының сизелерлек начарлануы турында Доклад-консультация
Милли йолалар халыкны, аеруча яшьләрне, рухи-әхлакый тәрбияләүдә иң җитди чараларның берсе булып тора. 8 декабрь көнне Үзәк китапханә Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы А һәм Б сыйныф укучыларын районыбызда яшәүче татар, удмурт, мари туй йолаларын үз эченә алган “Живая нить традиций” дип исемләнгән гореф-гадәтләр панорамасына чакырды.
8 декабрьдә, Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Балтач муниципаль районы ЗАГС бүлегендә булдылар. Укучылар быел 105 еллык юбилеен билгеләп үтүче ЗАГС органнарының барлыкка килү тарихы, ЗАГС органнарының төп эш юнәлешләре, һәр кеше тормышында нинди роль уйнавы белән таныштылар, чөнки нәкъ менә биредә иң мөһим вакыйгалар теркәлә.
2022 елнын Инвалидлар декадасы кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге эш төркемендә катнашучылар өчен иҗади шөгыль үткәрелде.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Архивтан хәбәрләр
3 декабрьдә илебез Билгесез солдат көнен билгеләп үтә. Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя.
3нче декабрь көнне «Батыр» яшьләр үзәгендә мини-футбол буенча Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган ярыш үткәрде.
Инвалидлар декадасы кысаларында 6 декабрьдә "Хыял" яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт фестивале узды. Чәй табыныннан соң чараны Балтач районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин, Дәүләт Советы депутаты К. А. Нугаев һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары И. Р. Фатыйхов ачтылар.