Инвалидлар декадасы кысаларында 6 декабрьдә "Хыял" яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт фестивале узды. Чәй табыныннан соң чараны Балтач районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин, Дәүләт Советы депутаты К. А. Нугаев һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары И. Р. Фатыйхов ачтылар. Мәдәният үзәге артистларының сәламләү сүзләреннән һәм дәртле биюләреннән соң, катнашучы балалар Яңа ел коеннары ясау буенча мастер - классларга, ә өлкәннәр-спорт ярышларына киттеләр. Соңрак балалар уеннарга да кушылды.
Чара инвалидларның концерт номерлары белән үрелеп барды, алар дуслык атмосферасы һәм иркенлек тудырдылар.
Ахырда ярышларда җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр һәм кызыксындыру призлары тапшырылды.