Балтач мәктәбе укучылары татар, удмурт, мари туй йолалары "Традицияләрнең тере җепләре"панорамасында катнаштылар

2022 елның 9 декабре, җомга

Милли йолалар халыкны, аеруча яшьләрне, рухи-әхлакый тәрбияләүдә иң җитди чараларның берсе булып тора. 8 декабрь көнне Үзәк китапханә Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы А һәм Б сыйныф укучыларын районыбызда яшәүче татар, удмурт, мари туй йолаларын үз эченә алган “Живая нить традиций” дип исемләнгән гореф-гадәтләр панорамасына  чакырды. Очрашуның беренче өлеше ЗАГС бүлегенең никахлашу залында үтте: бүлек башлыгы Зөһрә Рәфхать кызы укучыларны метрикә кенәгәләре, төрле елларда киелгән туй күлмәкләре күргәзмәсе турында бәян итте. Чараның икенче өлешендә - китапханәнең уку залында- кунакларыбызны татар, удмурт, мари халкының туй йолаларының үзенчәлекләре белән шушы ук милләт вәкилләре таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International