3нче декабрь көнне «Батыр» яшьләр үзәгендә мини-футбол буенча Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган ярыш үткәрде.
Максат һәм бурычлар:
- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- иң көчле командаларны ачыклау;
- дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту;
- спортны үстерү һәм популярлаштыру.
Ярышта 11 команда катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
I урынны «Малмыж» командасы яулады
II урын - МТК «Арбор»
III урын – «Борнак»
Жиңүчеләр дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял»яшьләр үзәге башкара.