Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Балтач муниципаль районы ЗАГС бүлегендә булдылар

2022 елның 9 декабре, җомга

8 декабрьдә, Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Балтач муниципаль районы ЗАГС бүлегендә булдылар. Укучылар быел 105 еллык юбилеен билгеләп үтүче ЗАГС органнарының барлыкка килү тарихы, ЗАГС органнарының төп эш юнәлешләре, һәр кеше тормышында нинди роль уйнавы белән таныштылар, чөнки нәкъ менә биредә иң мөһим вакыйгалар теркәлә. Аннан соң яшьләрнең никахка һәм гаиләгә җаваплы мөнәсәбәте темасы яктыртылды, гаилә һәм әхлак кыйммәтләре, балаларны тулы гаиләдә тәрбияләүнең әһәмияте турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International