ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Казан шәһәрендә «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең региональ сайлап алу этабы узды. Аның бурычлары-сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү, хәйриячелек культурасын үстерү, аралашу өчен шартлар тудыру, тәҗрибә уртаклашу, балаларның бер-берсе белән уртак иҗат итү. 

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

Казан шәһәрендә «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең региональ сайлап алу этабы узды.

2022 елның декабреннән 2023 елның мартына кадәр Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының оештыру һәм мәгълүмати ярдәме белән Россия Федерациясе субъектларында урнашкан нефть чыгару һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең топ-менеджерлары, оештыручылары һәм милекчеләре өчен «яшь Сәнәгатьче - 2022» премиясе (алга таба – Премия) төбәкара «Яшь сәнәгатьчеләр клубы» берлеге тарафыннан уздырыла.

Балтачның  «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Яңа ел куяны” дигән кул эшләре конкурсы узды.

"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Федераль программасы кысаларында, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин берничә йортта районыбыз балалары Кыш бабай ролендә инде яратырга өлгергән депутат Кыш бабай, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, районыбыз кураторы Камил Әсгать улы Ногаев белән Сосна авылында яшәүче Гөлчәчәк һәм Әмир Муллагалиевлар гаиләсенә яңа йорт ачкычлары тапшырды.


27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Россиядә Коткаручылар көне билгеләп үтелә. Янгынга каршы хезмәт – гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта халык иминлеге системасында иң мөһим компонентларның берсе.

Янгын сүндерүчеләренең үз эшләренә җаваплы һәм намус белән караулары, төрле ситуациядә салкын акылны саклап калып, дөрес карарлар кабул итә белүләре, кыю гамәлләре нәтиҗәсендә күпме кешенең гомере, йөзләгән миллион сумлык матди байлык янгын телләреннән сакланып калына.

Бүген Дәүләт Советы Кыш бабае районыбызга да килеп, Яңа ел могҗизасы көтүче сабыйларны бүләкләр белән сөендерде!🌲🌲🌲

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, районыбыз кураторы Камил Әсгать улы Ногаев, бистәбездә узучы тантаналы чараларда катнашудан файдаланып, Түбән Ушма авылында яшәүче Александровлар гаиләсенә Яңа ел бәйрәме якынлашу уңаеннан, азык-төлек пакетлары, уенчыклар тапшырды.🎁🎁🎁

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Светославович Вольфсон исеменнән биш һәм аннан да күбрәк балалар үстерүче гаиләләргә яңа ел бүләкләре тапшырылды.
 

Бүген “Балтач” үзәк ял паркында районыбызның төп чыршысы утларын кабызды!

Чыршы ачылышына килгән тамашачыларны Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләде, тантаналы чара җыр-бию, күңелле конкурслар белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International