Казан шәһәрендә «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең региональ сайлап алу этабы узды. Аның бурычлары-сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү, хәйриячелек культурасын үстерү, аралашу өчен шартлар тудыру, тәҗрибә уртаклашу, балаларның бер-берсе белән уртак иҗат итү. Бу сезонда «Карамельки» ансамбле белән 4нче сыйныф укучылары Зилә һәм Динә Музиповлар катнашты. Кызлар фестиваль призерлары булдылар, диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Аларга киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез!