ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 18 гыйнвар көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Балтач районы башкарма комитеты һәм район Советы хезмәткәрләре арасында Брумбол уены үткәрде.

Бүген православие дөньясы Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Качману -ул рухи яңаруны һәм иң яхшы кешелек сыйфатларын: шәфкатьлелек, үзара аңлашу һәм кичерүне чагылдыра.

Хөрмәтле православие динен тотучы райондашларыбыз! 
 


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген район мәдәният үзәгендә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашу булып үтте.

Иртәгә, 19 гыйнварда христиан динен тотучылар Бөек бәйрәм – Качману көнен билгеләп үтәчәк.

Качмануга хәтле Христос туган көнге бәйрәм һәм Нардуган көннәре була. Әлеге йоланы гадәттә 18 нче гыйнвардан 19ына каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында башкаралар. Аны Крещение Господне - Качману, ягъни Чумылдыру дип йөртәләр.

Бүген район Иҗтимагый Советының беренче утырышы узды.

Көн тәртибендә район мәгариф оешмаларында балаларның туклану сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре һәм мәгариф хезмәткәрләре белән төзелгән хезмәт килешүләрендәге хокуклары яктыртылу тәртипләре каралды. 

16 гыйнвардан 18 гыйнварга кадәр Казан шәһәрендә математика фәненнән  мәктәп укучыларының «Олимпка юл» республика олимпиадасы узды.

Бөгелмәдә бишенче тапкыр чаңгы базасында Фәнис Кәримов истәлегенә республика ярышлары уздырылды.

Ярышлар 2007-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында уздырылды.


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

16 нчы гыйнвардан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең ата-аналар комитетлары арасында "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең муниципаль этабы старт алды.

16 гыйнварда Казанда "Закон территориясе" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгенең "Җәмәгатьчелекне җәлеп итеп җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеше өчен" номинациясендә Балтач районы "Форпост" оешмасы җитәкчесе Фирдинант Шәрифҗан улы Гыйлемҗанов lll урынга лаек булды.

Архивтан хәбәрләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International