Балтач район мәдәният йортында кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу узды

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген район мәдәният үзәгендә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашу булып үтте.

Эшлекле очрашу барышында салым өлкәсендәге үзгәрешләр, пенсия фонды һәм социаль иминият фондын берләштергән Россия Социаль фонды эше турында, эшкуарлыкка ярдәм итү фонды аша гамәлгә ашырыла торган ярдәмнәр һәм Россельхозбанк тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләшенде.

Соңыннан эшмәкәрлек тармагындагы уңышлы тәҗрибәләр хакында эшмәкәрләрнең фикерләре тыңланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International