Балтач мәктәпләре укучылары "Олимп юлы " республика конкурсында җиңүче булдылар

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

16 гыйнвардан 18 гыйнварга кадәр Казан шәһәрендә математика фәненнән  мәктәп укучыларының «Олимпка юл» республика олимпиадасы узды.

Олимпиадада Балтач районының 7-11 сыйныфларыннан 5 укучы катнашты. Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гыйләҗев Рәсим олимпиаданың җиңүчесе, Сосна төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Аскаров Дилүс  һәм Карадуган гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Абдуллина Гүзәл олимпиаданың призерлары булып танылдылар.

Укучыларны һәм аларның укытучыларын югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз, алга таба уңышлар һәм иҗади җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International