16 нчы гыйнвардан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең ата-аналар комитетлары арасында "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең муниципаль этабы старт алды.
Бәйгенең тәүге көнендә "Балтач" мәдәният үзәгендә 5 мәктәп - Балтач мәктәбе һәм гимназиясе,Урта Көшкәт, Норма мәктәпләре һәм Салавыч лицеенда укучыларның ата-аналары чыгыш ясады.