Бүген район Иҗтимагый Советының беренче утырышы узды.
Көн тәртибендә район мәгариф оешмаларында балаларның туклану сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре һәм мәгариф хезмәткәрләре белән төзелгән хезмәт килешүләрендәге хокуклары яктыртылу тәртипләре каралды. Шулай ук 2022 нче елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалып 2023 нче елга эш планы расланды.
Утырышны Иҗтимагый Совет рәисе Равил Әсхәтдин улы Таҗетдинов алып барды.
Балтач муниципаль районының Иҗтимагый Совет утырышы эшчәнлеге һәм карарлары белән Балтач районы порталының https://baltasi.tatarstan.ru/ "Район тормышы" бүлегендә танышырга мөмкин.