ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

13 сентябрьдә Чутай мәдәният йортында авылдашы, РСФСРның Атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Фәтхрахманов Хәкимовка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе узды.

14 сентябрьдән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесе игълан итә. Чара, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итеп, яшь буында экологик аң формалаштыру, республикабызның сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлек һәм хайван төрләрен саклап калу белән кызыксынуны үстерү максаты белән уздырыла.

2023 елның 13 сентябрендә Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тула.

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


13
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Ду сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

Мөселман киноларының ХIХ Казан халыкара фестивале кысаларында Балтач   районында   “Фестиваль кайтавазы”   исемле  айлык   (7 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр)   игълан  ителде.  

Салым түләүченең шәхси кабинеты кулланучыларына салым хәбәрләре электрон рәвештә төялә. Шуңа күрә әлеге сервис кулланучыларына шәхси кабинетларын тикшерергә кирәк.

13 сентябрь - программистлар көне уңаеннан район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинның котлавы.


12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Авыл кешесе икенче икмәк - бәрәңге уңышын җыйнап алу белән мәшгүль. Районыбызның "Татарстан" хуҗалыгында да бәрәңге алалар. Уңыш чыгышы югары. Бәрәңге басуларында 2 комбайн эшли, кул белән чүпләүчеләр дә тырышып хезмәт куя. Хуҗалыкта эш яхшы оештырылган, бердәм, дус коллектив булып эшлиләр. Алга таба да хезмәт темпы кимемәсен, бәрәкәтле көннәр телибез үзләренә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International