ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

Бүген урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәм көннәре.


16
сентябрь, 2023 ел
шимбә

Консультация-кисәтү
метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
2023 елның 16 сентябрендә 21 сәгатьтән 17 сентябрендә 09 сәгатькә кадәр
        2023 елның 17 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.


15
сентябрь, 2023 ел
җомга

Хәрәкәттә - бәрәкәт! Оешмалар арасында ГТО нормативларын тапшыру дәвам итә. Агымдагы атнада район башкарма комитеты һәм район Советы хезмәткәрләре дә актив төстә ГТО нормативлары тапшырды.

15 сентябрь көнне Абдулла Алишның тууына 115 ел тула. Мәшһүр татар язучысы, әкиятләр остасы,батыр әдипнең туган көнен каршылап, 14 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә  “Алиш – язучы да, батыр да” дип аталган әдәби иртә үтте. Чарага 1нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеме килде.

Ел саен яңа укучыларны җәлеп итү, укучылар кызыксынуын үстерү һәм китапны пропагандалау максатыннан Балтач китапханәсендә Ачык ишекләр көне уза. Һәм быел да 14 сентябрьдә «Китапханә - белем территориясе!" девизы астында китапханә бөтен ишекләрен ачты.

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

“Сабантуй” ял паркында район мәктәпләре директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырдылар.

Җитәкчеләр йөгерү, югары һәм түбән турникта күтәрелү, иелү, спорт гранатасы ыргыту, гәүдәне күтәрү, гер күтәрү, озынлыкка сикерү һәм электрон винтовкадан ату кебек дисциплиналарда ярыштылар.


14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

13 сентябрьдә Чутай мәдәният йортында авылдашы, РСФСРның Атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Фәтхрахманов Хәкимовка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International