15 сентябрь көнне Абдулла Алишның тууына 115 ел тула. Мәшһүр татар язучысы, әкиятләр остасы,батыр әдипнең туган көнен каршылап, 14 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Алиш – язучы да, батыр да” дип аталган әдәби иртә үтте. Чарага 1нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеме килде.
Алиш әкиятләренең данлыклы геройлары Әни куян белән аның кызы, Сертотмас Үрдәк, Керпе, Нечкәбил балаларны Алиш әкиятләре буйлап сәфәрдә йөрттеләр. Кунаклар әдипнең тормыш юлы белән дә таныштылар, әкиятләр белән бәйләнешле кызыклы уеннар да уйнадылар.