Балтач үзәк китапханәсендә Ачык ишекләр көне узды

2023 елның 15 сентябре, җомга

Ел саен яңа укучыларны җәлеп итү, укучылар кызыксынуын үстерү һәм китапны пропагандалау максатыннан Балтач китапханәсендә Ачык ишекләр көне уза. Һәм быел да 14 сентябрьдә «Китапханә - белем территориясе!" девизы астында китапханә бөтен ишекләрен ачты. Көн дәвамында интеллектуаль уеннар, китапханә бүлекләре буенча экскурсияләр, китап яңалыклары һәм журналлары һәм тематик китап күргәзмәләреннән күзәтүләре, лотерея уйнатулар узды. Чакырылган кунаклар сыйфатында Балтач урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары булды. Балалар «Своя игра» интеллектуаль уены сорауларына дәртләнеп җавап бирделәр, китап фонды белән зур кызыксыну белән таныштылар һәм китапханәче эше турында «Үз һөнәремә чакырам» профуенда рәхәтләнеп катнаштылар. Шулай ук, көне буе оригиналь бизәлгән фотозона эшләде.

P.S. Фотозона октябрь башына кадәр эшли!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International