Район башлыгының Урман хезмәткәрләре көне белән котлавы

2023 елның 17 сентябре, якшәмбе

Бүген урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәм көннәре.

Җир шарындагы тереклек яшәешен урманнардан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел, чөнки ул адәм баласын төрле яклап тиендерүче: җиләк- җимеше, гөмбә-чикләвекләре белән туендыручы, шифалы үләннәре белән дәвалаучы, сулар һавабызны чистартучы. Борынгылар да юкка гына:"Урман үстергән - ачлык күрмәс, чирне белмәс",-димәгәннәр.Урман - бәһасе булмаган, тиңсез байлыгыбыз ул!

Кешелекнең төп бурычы - урманнарны саклау. Ә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, яшел байлыгыбызны ут-күздән дә, кешеләрдән дә бертигез сакларга алынган һөнәр ияләре. Районыбызда да урманчыларның тырышлыгы белән "Агач утырту көннәре" үткәрелеп, яшел байлыгыбызның нигезе ныгытыла.

Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре! Муллык,хөрлекнең алтын билгесе булган шушы фасылда билгеләп узган бәйрәмегез белән котлыйм! Районыбызда яшел байлыгыбызны үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткәнегез, аның турында даими кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт!Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, тынычлык телим!

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International