Мөселман киноларының ХIХ Казан халыкара фестивале кысаларында Балтач районында “Фестиваль кайтавазы” исемле айлык (7 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр) игълан ителде. Айлык дәвамында “Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмы, «Без 41 ел балалары», «Мишка», «823 км» нәфис фильмнары тамашачыга тәкъдим ителде. 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге тамашачыларга “Пушкин картасы” белән билет алу мөмкинлеге дә бар. “Без 41 ел балалары” фильмы өлкән буын тамашачыларыбызда аеруча зур кызыксыну уятты. Күренекле язучыбыз Мөхәммәт Мәгъдиевнең шул ук исемдәге әсәре үз вакытында иң күп укылган “ел китабы” булып тарихка кереп калган иде. Арча педагогия училещесының сугыш чорындагы эшчәнлеге мөгаллимнәребезнең дә күңелендә яшьлек хәтирәләрен яңарта. Югары сыйныф укучылары белән өлкән буын мөгаллимнәребезнең бер залда кино тамаша кылуы, чараны тагы да тәэсирлерәк итә. Смәел, Борбаш, Балтач колективлары мондый чараларның шаһитләре булдылар инде.
11 сентябрь көнне район мәдәният үзәгендә узган кинотамаша райондашларыбыз күңелендә зур дулкынлану хисе уятты.
Киноэкраннар алдында рәхәтләнеп тамаша кылыйк хөрмәтле райондашлар.