Балтач районында бәрәңге җыю дәвам итә

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Авыл кешесе икенче икмәк - бәрәңге уңышын җыйнап алу белән мәшгүль. Районыбызның "Татарстан" хуҗалыгында да бәрәңге алалар. Уңыш чыгышы югары. Бәрәңге басуларында 2 комбайн эшли, кул белән чүпләүчеләр дә тырышып хезмәт куя. Хуҗалыкта эш яхшы оештырылган, бердәм, дус коллектив булып эшлиләр. Алга таба да хезмәт темпы кимемәсен, бәрәкәтле көннәр телибез үзләренә!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International