Район башлыгының программистлар көне белән котлавы

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Бүген гаҗәеп һөнәр ияләре -программистлар көне. Программистлардан башка безнең заманча дөньяны күз алдына да китереп булмый. Компьютер экраннары алдында бөтен тормышка борылышлар ясаучы һөнәр ияләре һәр эшне тыныч кына эшләп куюлары, акыллы гыйлемнәре белән сокландыра безне. Кайчагында без үти алмаслык җиңел булмаган бурычларны да оптимизм рухында чишә алган программистларга алга таба да хезмәтләрендә көч һәм уңышлар телим! Яңа кодлар һәм серсүзләр сезне рухландырсын, ә хезмәтегез нәтиҗәсе сөендерсен, яңа үрләргә әйдәсен! Бәйрәмегез белән сезне!

Балтач муниципаль район башлыгы         Рамил Нотфуллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International