ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

4 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Мы Вас любим, уважаем» дип аталган бәйрәм программасы  уздырылды. Чарага Балтач урта мәктәбенең 1-В сыйныфы укучылары һәм аларның әби-бабайлары килде.

Архивтан хәбәрләр

7 октябрь, ягъни шимбә көнне, "Сабантуй" паркы янәшәсендәге болынлыкта быелгы сезонны ябу уңаеннан, ат чабышы һәм механизаторлар арасында ярышлар узачак. Программага шулай ук трактор белән йөк күчерү бәйгесе дә кергән.

Районыбыз җирлегендә Өлкәннәр декадасы кысаларында хөрмәтләү чаралары дәвам итә. Ихлас котлауларны, кечкенә генә күчтәнәч-игътибарны да чын йөрәктән шатланып кабул иткән олыларыбызга киләчәктә дә хәерле гомерләр, сәламәтлек насыйп булсын!

Күп кенә илләрдән актив һәм талантлы кешеләр #вфм2024 2024 елның төп яшьләр вакыйгасында катнашырга карар иттеләр инде.


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанда тавыш сиреналары тикшереләчәк.

Укытучылар һәм остазлар елында, өлкәннәр көне уӊаеннан 2 нче октябрь көнне  лаеклы ялдагы  мәгариф ветераннары өчен Балтач мәдәният үзәгендә тантаналы чара узды. Ветеран җитәкчеләребездән,  укытучыларыбыздан, тәрбиячеләребездән торган зур делегация өчен җирлегебездә  урнашкан күркәм паркларга сәяхәт оештырылды, укытучылар Шушма яр буе, "Салкын чишмә" ял паркларына сәяхәт кылдылар, истәлекләрен барладылар, чәй табыны янында үзара аралашып, яшьлекләрен искә алдылар.

Өлкәннәр көне уңаеннан  чаралар дәвам итеп, 3 октябрь  көнне Балтач Үзәк балалар  китапханәсендә “Яхшылыкларга өйрәник, әби-бабайдан күреп” дип аталган очрашу кичәсе үтте. Кичә Балтач урта мәктәбенең  3-Б сыйныфы укучылары башкаруында  җыр-бию, шигырьләр, курай һәм гармун моңнары белән үрелеп барды

Балтач муниципаль районында Өлкәннәр декадасы кысаларында  өлкән яшьтәге гражданнарга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелә. Балтач районында ел саен Татарстан Республикасының картлар йортларында яшәүче ветераннарны котлыйлар. 

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International