Өлкәннәр көне уңаеннан чаралар дәвам итеп, 3 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Яхшылыкларга өйрәник, әби-бабайдан күреп” дип аталган очрашу кичәсе үтте. Кичә Балтач урта мәктәбенең 3-Б сыйныфы укучылары башкаруында җыр-бию, шигырьләр, курай һәм гармун моңнары белән үрелеп барды. Ә Мырмырбай, Йокыбай, Шаянбай исемле гномнар кунакларны кызыклы уеннар белән “сыйладылар”.