Өлкәннәр декадасын бәйрәм итү кысаларында район мәгариф ветераннарын хөрмәтләделәр

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Укытучылар һәм остазлар елында, өлкәннәр көне уӊаеннан 2 нче октябрь көнне  лаеклы ялдагы  мәгариф ветераннары өчен Балтач мәдәният үзәгендә тантаналы чара узды. Ветеран җитәкчеләребездән,  укытучыларыбыздан, тәрбиячеләребездән торган зур делегация өчен җирлегебездә  урнашкан күркәм паркларга сәяхәт оештырылды, укытучылар Шушма яр буе, "Салкын чишмә" ял паркларына сәяхәт кылдылар, истәлекләрен барладылар, чәй табыны янында үзара аралашып, яшьлекләрен искә алдылар. Ветераннарны район башлыгы Рамил Нотфуллин котлап, иң изге теләкләрен ирештерде. Аннан соң мөгаллимнәребез игътибарына районыбыз мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан матур бәйрәм концерты тәкъдим ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International