23 февраль көнне район мәдәният йортлары арасында бара торган бәйге кысаларында Түбән Кенә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Ф. Бүләковның "Әбиләргә ни җитми" спектаклен сәхнәләштерде.
22 февраль көнне Алан мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хатын-кызлар тарафыннан әзерләнгән, "Бәйрәм концерты" куелды. Концертка авыл советы рәисе Хакимов С.Ш.да килгэн иде. Н
21 нче февраль көнне Норма мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Норма авыл җирлеге белән берлектә "Авыл тау шуу бәйрәме" оештырылды. Пылау, коймак, кайнар чәй һәм төрле кызыклы уеннар белән бик күңелле рухта үтте.
19 нчы февраль көнне Чаллы шәһәрендә узган «Моң чишмәсе» дигән ачык республика фестиваль-конкурсында чыгыш ясап, Балтач балалар сәнгать мәктәбе укучылары Рамазанова Алинә һәм Залялиева Илида номинацияләрдә I дәрәҗә лауреат дипломнарына лаек булып, зур уңышларга ирешеп кайттылар. Укытучыларга ( Аскарова Г. Р., Гарафутдинова Ф. Ф.) Рәхмәт хатлары тапшырылды
21 нче февраль көнне Янгул мәдәният йортында хатын-кызлар көче белән әзерләнгән Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Сездән башка без бит канатсыз" дип исемләнгән зур концерт тамаша булды. Бәйрәм аншлаг белән үтте.
21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Балтач урта мәктәбенең югары сыйныф укучыларына “Туган тел –минем өчен...” дип аталган плакат – ачык трибуна тәкъдим ителде. Яшүсмерләр туган тел хакында үз фикерләрен яздылар.
19 нчы февраль көнне район мәдәният йортлары арасында бара торган бәйге кысаларында Нөнәгәр авылы үзешчәннәре көче белән әзерләнгән Юныс Әминовның "Уҗым бозавы" спектакле куелды.
19 февраль көнне Борбаш Мәдәният йортында Борбаш авылы үзешчәннәре Юныс Әминовның “Уҗым бозавы” спектакелен сәхнәләштерде.
Куныр авылында яшәүче Хәзинә Гомәр кызы Гомәровага 22 нче февраль көнне 90 яшь тулды.
2016 елның 20 февралендэ социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Г.Г. Ганиев белән очрашу булды.