Февраль ае Түнтәр авыл китапханәсендә Муса Җәлил айлыгы итеп билгеләнгән иде. Китапханәбездә “Муса Җәлил – герой шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе эшли. Китап укучыларыбызга Җәлил әсәрләрен тәкъдим итәргә тырышабыз. Алар белән төрле кичәләр, әңгәмәләр үткәрәбез. Чираттагы әдәби кичәбез 25 февраль көнне 1 сыйныфта укучы нәни китап укучыларыбыз өчен иде. “Муса Җәлил – балаларның якын дусты” дип исемләнгән бу әдәби кичәбездә М. Җәлил белән, аның балалар өчен язылган шигырьләре, җырлары белән таныштык. Соңыннан бу кичәдән алган белемнәребезне нәни укучыларыбыз өчен төзелгән әдәби викторина сорауларына җавапларыбыз белән ныгытып та куйдык, өйдә укыр өчен матур-матур китаплар сайлапдык.
Бәйрәм ялларында Борнак авылында балыкчылар ярышы булды.
Кили авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яшьләр өчен күңелле чара оештырылды.
23 февраль көнне Карадуган мәдәният йорты үзешчәннәре Д. Салиховның "Коткарыгыз, каравыл" дип исемләнгән комедиясын халыкка тәкъдим итте..
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне буларак ел саен билгеләп үтелә. Шул уңайдан 24 нче февральдә Түнтәр гомумибелем бирү мәктәбенең башлангыч hәм 8 сыйныф укучылары “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләндерү узучы өлкәннәр hәм мөмкинлеге чикле кешеләр өчен бәйрәм концерты күрсәттеләр.
Каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, горурлану хисе тәрбияләү максатыннан, 16 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә укучылар белән “Үлемне җиңгән шагыйрь” исемле кичә үткәрелде
22 февраль көнне Б.Сәрдегән авыл клубында яшьләр белән «Кто хочет стать миллионером» уены уйналды.
23 февраль көнне район мәдәният йортлары арасында бара торган бәйге кысаларында Түбән Кенә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Ф. Бүләковның "Әбиләргә ни җитми" спектаклен сәхнәләштерде.
22 февраль көнне Алан мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хатын-кызлар тарафыннан әзерләнгән, "Бәйрәм концерты" куелды. Концертка авыл советы рәисе Хакимов С.Ш.да килгэн иде. Н
21 нче февраль көнне Норма мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Норма авыл җирлеге белән берлектә "Авыл тау шуу бәйрәме" оештырылды. Пылау, коймак, кайнар чәй һәм төрле кызыклы уеннар белән бик күңелле рухта үтте.