13 апрель көнне Сосна авыл китапханәсендә "...И мөкатдәс сазым " исемле Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби кичә үтте. Кичәгә 1-4 сыйныф укучылары Г. Тукай шигырьләрен өйрәнеп бик матур әзерлек белән килделәр, китапханәче сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар .
Бөек шагыйребез Габдула Тукайның тууына 130 еллыгына карата Чепья авыл китапханәсе "Халыклар Дуслыгы музее хезмәткәрләре белән "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен "Тукай кайта һәр язда" исемле әдәби кичә үткәрде. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру презентация белән баетылды, шигырьләре укылды, мини викторина үткәрелеп, иң актив укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң сөендергәне шул, ял итүчеләр викторина сорауларына берсен берсе уздыра уздыра җавапларын әйтеп кенә тордылар. Әйе, Тукай әкиятләрендә, шигырьләрендә тәрбияләнеп үскән өлкәннәребез бүген дә шагыйрьнең иҗатына мөкиббән.
Чара шагыйрьнең "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Тукай язы һәр татар милләтеннән булган кешене дә, аеруча да шушы көннәрдә үзе артыннан ияртәдер мөгаен! Бу тарафтан, Көек китапханәсендә дә бөек шагыйребезгә багышланган чаралар үз башлангычын алды. 10 апрель көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч һәм 7 сыйныфка хәтле укучылар белән берлектә “Без Тукай оныклары, без мираслы халык” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрдек. Укучыларым шагыйребезнең тормыш юлына кагылышлы вакыйгаларны һәм иҗат җимешләрен сәхнәләштереп күрсәтте. Кычкырып уку буенча үзара көч сынаштылар һәм шагыйребез белән бәйле викторина сорауларына җаваплар искәртеп үттеләр. Балачак әкиятләрендәге персонажларны сәхнәләштергәндә чын образга кереп Тукай дөньясында булган кебек тойдык үзебезне. Ә алда әле безне Тукай белән бәйле чаралар күп көтә.
12 нче апрель көнне Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсендә Нөнәгәр һәм Яңгул мәктәбе укучылары катнашты
13 нче апрельдә Салавыч күппрофильле лицеенда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан район күләмендә Тукай укулары үтте
Балтач районы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Көзге терапиясе” исемле программа эшләнелде һәм уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Бу программа инсульт, инфаркт кичергән кешеләрне тернәкләндерүгә юнәлтелгән.
Карадуган авылында урнашкан Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музеенда 7-8 сыйныф укучылары катнашында Муса Җәлил шигырьләрен уку бәйгесе узды.
13 апрель көнне Балтач үзәк китапханәсендә кул эшләрен сөюче китап укучылар "Салават күпере" түгәрәгенә кабаттан җыелдылар. Түгәрәк җитәкчесе Гүзәл Фаттахова тозлы камырдан аш бүлмәсенә натюрморт ясау серләренә төшендерде.Безнең түгәрәккә йөрергә теләүче райондашларыбызны китапханәбездә көтәбез.
13 апрель көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 2-3 сыйныфта укучы китап укучыларыбыз кунак булып "Җанга татлы китап" исемле кичәдә катнаштылар. "Тукай иленә сәяхәт" исемле бөтенроссия акциясе кысаларында яраткан язучыларының шигырьләрен кычкырып укып фикер алыштылар. Китапханәгә килүче балалар өчен чыгарылган журнал битләренә сәяхәт кылып шагыйрьнең сабый чагы, нәни Апушны Тукай иткән Җаек белән таныштылар, китапка хөрмәт, сакчыл карарга өйрәнделәр. Соңыннан Тукай шигырендәге хайваннар булып төрле уеннар уйнап ял иттеләр.