ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Чепья авыл балалар китапханәсендә 7 халыкара "Читаем детям о войне" акциясен кушылып, урта мәктәпнең 1Б  сыйныф укучылары белән кычкырып уку үткәрелде. Башта шул исемдәге китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясалды. Аннан соң  Алексеевның "На Берлин" хикәясе кычкырып укылды.  Хикәянең төп герое солдат Капустин турында фикер алышынды, балалар өйләренә күргәзмәдәге китапларны укырга алып киттеләр.

4 май көнне Борнак авыл китапханәсендә 5,7 сыйныф укучылары катнашында "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле VII Халыкара акция кысаларында кычкырып укулар үткәрелде.Язучы Әмирхан Еникиның "Бер генә сәгатькә", "Кем җырлады" исемле хикәяләре укылды.Укучылар Бөек Ватан сугышы турында булган әсәрләрне яратып укыдылар.

4 май көнне Борнак авыл китапханәсендә 5,7 сыйныф укучылары катнашында "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле VII Халыкара акция кысаларында кычкырып укулар үткәрелде.Язучы Әмирхан Еникиның "Бер генә сәгатькә", "Кем җырлады" исемле хикәяләре кычкырып укылды.  Укучылар Бөек Ватан сугышы турында булган әсәрләрне яратып укыдылар.

4 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 4А,Б сыйныфында укучы китап укучыларыбыз өчен “Балаларга сугыш турында укыйбыз”- “Читаем детям о войне” исемле VIIХалыкара акциясе кысаларында кычкырып укулар узды. “Читаем книги о войне” дип аталган китап күргәзмәсенә куелган “Салют, Пионерия!”, Ю.Яковлевның “Где стояла батарея”, Н. Ходзаның “Дорога жизни” һәм М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” китапларыннан өзекләр укылды. Ахырдан балалар укылганнардан чыгып, сорауларга җавап бирделәр. Акциядә барлыгы 47 бала катнашты.

 Яңгул китапханәчеләре 4 май көнне "Балалрга сугыш турында укыйбыз" баш астында ,6-7 класс укучыларын сугыш турындагы  китаплар белән таныштырып,аларны кычкырып укыдылар.Бу кичәнең максаты балаларда бик сирәк калган сугыш ветераннарын,тыл ветераннарын хөрмәтләү ,аларны кадерләү,бу китаплар аша аларның нинди авыр юл үткәннәрен төшендерү иде.Без үз максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Бөрбаш китапханә филиалында 4 май көнне «Читаем детям о войне» дөньякүләм акциясе кысаларында 8 сыйныф укучылары белән Н.Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» китабы буенча кычкырып укулар узды.

4 май көнне Пыжмара авылы китапханәсендә 1,3,4 сыйныф укучылары белән “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле VII Бөтендөнья Акция кысаларында  Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләр буенча кычкырып уку оештырылды. Әлеге чарада Муса Җәлилнең “Джим” поэмасы, “Кызыл ромашка”, “Җырларым” шигырьләре укылды. Барлыгы 16 укучы катнашты.   

21 апрель көнне Пыжмара   авылы  китапханәсендә 3,4, 5 сыйныф укучылары белән "Тукай  иленә сәяхәт" исемле беренче Бөтенроссия акциясе  кысаларында Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар,"Су анасы","Шүрәле" әкиятләрен,"Туган тел", "Бала белән күбәләк", "Пар ат", Кызыклы шәкерт","Эш беткәч, уйнарга ярый "шигырьләрен  кычкырып укыдылар.Укылган әкиятләре, шигырьләре буенча фикер алышулар булды. Барлыгы   9  укучы катнашты.

Пыжмара авыл китапханәсеннән районда үткәрелгән Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган "Тукай әкиятләре - илһам чыганагы" бәйгесендә 3 нче сыйныф укучысы Шаябтдинова Инзилә катнашты. Г.Тукайның "Шүрәле" әкиятенә пластилиннан аппликация ясап 2 нче урынны яулады. Җитәкчесе: китапханәче Әхмәтшина Д.Х.

1 май бәйрэме уңаеннан Кенәбаш авылы клубында авыл узешчәннәре һэм өлкэннэр көче белэн " Җырлап яшик туган жирдә" дип исемләнгән концерт булып узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International