Чалт аяз көнне "Кызыл юл" җәмгыяте басуларында гөрләп эш барды. Уңышлар сезгә, хуҗалык уңганнары!
Тиздән, без яшь буынга тыныч тормыш бүләк иткән хөрмәтлеләребез-сугыш һәм тыл ветераннарын олылау көне якынлаша. Бу тарафтан, 2 нче май көнне Көек китапханәсендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз“дип исемләнгән акция чара үткәрдек. Биредә балаларыбыз б.н. алдыбызда торган иң зур максат-хөрмәтле ветераннарыбызга булган чиксез рәхмәтне ни рәвешле җиткерү юлын табу иде. Һәр сабый күңелендә булган патриотик хисләр, аларның күзләрендә янып тора. Алар китап күргәзмәсе,ветераннар фотосурәте белән булдырылган альбомнар белән танышып чыкты, презент. карады. Минем тарафтан исә,әдәбиятта балалар чагылыш тапкан әсәрләр белән таныштырдым. Һәр биргән мәгълүматны да йотлыгып кабул итте, күбесе әби-бабаларынннан ишетеп килгән сугыш хатирәләре белән бүлеште."Хәтер" китабыннан үз бабаларының рәсемнәрен эзләп тапты. Сугыш китергән афәт белән хәзерге тыныч тормышны чагыштырып карадылар. Әсәрләрдән: Ә.Еникинең "Бала", Ф.Кәримнең "Гөлчәчәккә хат", Г.Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" ның кыскача эчтәлекләре белән танышты, шаг. дән М.Җәлилнең "Кызыл ромашка", "Бүре" һәм "Вәхшәт"шиг. сәнгатьле итеп укыдылар.
4 май көнне Түнтәр авыл китапханәбездә “Читаем детям о войне”, “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясе үтте. Герой-шагыйрь М. Җәлилнең "Вәхшәт", А. Алишның "Ике улым", Ф. Кәримнең "Ант", И. Газиның "Йолдызлы малай" шигырьләре һәм әсәрләре укылды. Акциядә 27 китап укучы катнашты.
30 Апрель көнне Көек авылы китапханәсендә авыл яшьләре белән берлектә “Без бит авыл яшьләре”исемле әңгәмә үткәрдек. Дискуссия рәвешендә барган әлеге чарада яшьләре үзләренең фикерләре белән бүлештеләр. Шунысы куанычлы, алар барысы да диярлек авылда калу яклы, шулай да әле үзләренең киләчәктә кайда төпләнәчәкләрен төгәл белмәүчеләр дә бар.
Кызлар әлеге адымнарын сөйгән ярлары белән бәйләп аңлатсалар, егетләр төп нигездә калуларын белдерде. Чыннан да, Көектә төп нигездә калучылар-әти-әни дәвамчылары күп, бу исә кечкенә авыллар да яшәячәк һәм буын чылбыры дәвам итәчәк дигән сүз. Әңгәмә азагында яшьләр матбугат белән дә танышты, кайдан мәгълүмат алу уңайлырак дигән сорауга бертавыштан-интернеттан дип җавап бирделәр. Нишләтәсең, замана кануннары тизлек һәм сыйфат сорый. Шулай да, башваткыч, кызыклы мәг. Алар үзара бик теләп бүлештеләр.
23 апрель көнне Көек китапханәсендә “Тукай безнең күңелдә”исемле әдәби-тематик муз.кичә үтте. Балаларыбыз тарафыннан әзерләнгән әлеге чарага авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Төрле викторина сорауларына җавап табып, “Тукай язы”дигән кыска җөмләдән төрле сүзләр уйлап чыгардылар. Шулай ук “Су анасы”әкиятен сәхнәләштерде кечкенәләрем. Бу тарафтан, шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, яшьләрем үзара “кычкырып уку “буенча көч тә сынаштылар. “Оныкларың, Тукай бүген сине укый”район рәсем конкурсында кызыксындыру призына лаек булган җиңүчебезне дә бүләкләп үттек. Бәйрәм бик җанлы барды!!!
26 апрель көнне балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз Субаш авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Алар өчен бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтү максатыннан "Тукай иленә сәяхәт" дигән темада кычкырып уку үткәрелде.
1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме быел җисеменә туры килде: бәйрәм дә иттерде, ныклап эш башкарырлык көнен дә бирде.
Чалт аяз көнне "Кызыл юл" җәмгыяте басуларында гөрләп эш барды. Уңышлар сезгә, хуҗалык уңганнары!
«Игенче» күмәк хуҗалыгы 28 апрель көнне район хуҗалыкларыннан килгән профсоюз лидерларын, хезмәт куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче хезмәткәрләрне кабул итте.
Алар шушы җирлектә урнашкан җитештерү базаларында булып, анда хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүне карадылар, хезмәт урыннарында кагыйдәләрнең булуы, эшчеләргә тиешле киемнәр бирү турында кызыксындылар. Киңәшмә үзенең эшен мәдәният йортында дәвам итте, анда район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе җтитәкчесе Фирдәвес Набиуллин, республика авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисе урынбасары Михаил Бочков чыгыш ясадылар.
Балтач районы буенча 2 май көненә 184 тоннага якын сөт җитештерелгән, аныӊ 173 меӊ 392 кг.мы сатылган.
Бу алдагы елга караганда 15 меӊ 847 кг.га артык. Шушы чорга «Татарстан» 3756 кг., Тимирязев исемендәге хуҗалык 3319 кг., «Кызыл юл» 2430 кг.нан артык сөт сатканнар. Шул ук вакытта барлык хуҗалыклар тигез эшләмиләр: 4 хуҗалык узган елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда сизелерлек ким сөт саталар. «Алга», «Сорнай», Тукай исемендәге һәм «Уӊыш» хуҗалыкларында начар эшләргә сәбәп юк кебек.
2 майга Балтач авыл хуҗалыгы идарәсе һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда көздән чәчелгән культураларны тукландыру тәмамланган, күпьеллык үләннәрне дә өстәмә тукландыру эше ахырына якынлашып килә.
Кырларны тырмалауда көӊ саен 114 агрегат эшли, аларныӊ җитештерүчәнлеге югары. Чәчүгә инде тулысынча кереп киттек, дип әйтергә була. Район буенча барлыгы 2869 гектар җир чәчелгән, шуныӊ 2298 гектары 1 май көненә туры килә. Бер көндә «Якты юл», «Кама» хужалыкларында 140шар гектарда, «Татарстан». «Дуслык», «Бөрбаш», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда 105-95 гектарда чәчү эшләре башкарылды.
Чепья балалар китапханәсе 29 апрельдә Сырья авыл мәктәп-бакча комплексында чара үткәрде. Иң беренче туган авыл, аның табигате, авылда гомер итүчеләр, үтүче бәйрәмнәр хакында "Моя малая Родина" исеме астында сөйләшү булды. Тиздән җәйге яллар башлануын исәптә тотып, "Юлларда дөрес йөрик" чарасы да үтте. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, шул темага карата табышмаклар чиштеләр. "Укучының мәдәни көндәлеге" кысаларына караган бу чаралар укучыларда кызыксыну уятты.