Әле күптән түгел генә әлеге җәмгыять, аның эшсөяр халкы белән танышып, язып чыккан идек.
Чәчү чорында эшләренең ничек баруын күрү өчен басу-кырларны янәдән бер кат иңләдек. Һәрбер җирдә эшләр гөрләп бара. Газыймҗан Исмәгыйлев “МТЗ-82” тракторы белән 97 гектарлы басуда кукуруз чәчсә, Шамил Гыйльманов “А-90ТГ” тракторында арпа чәчү белән шөгыльләнә. Рамил Фазылҗанов “ДТ-75” “тимер ат”ында борчак чәчү өчен, “К-744Р2” тракторында эшләүче Ришат Әсхадуллин арпа чәчү өчен 110 гектар җирне әзерли. “Т-150”та эшләүче Илшат Нәҗипов культивация эшләре алып бара. Механизаторлар “Язның бер көне ел туйдыра”, дип алны-ялны белми тырышып хезмәт куялар. Чәчү эшләрен уңышлы тәмамлап, тырышлыклары юкка китмичә, уңышлары да мул булсын дигән теләктә калабыз.
Балтач районына булган сәфәр барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнеханов «Смәел» хуҗалыгыныӊ 1100 баш савым сыерына исәпләнгән фермасында булды, андагы технологияләр, терлекчеләрнеӊ эш шартлары һәм бүгенге эш барышы белән кызыксынды.
Ферма төзелешен башкарып чыгуларына ышаныч белдереп, Президент терлечелектә яӊа технологияләрне кертү бүген бик әһәмиятле, дип белдерде. Хуҗалык рәисе Илһам Шакиров биргән аӊлатмалардан кәнәгать калып, Рөстәм Миӊнеханов бу зур төзелешнеӊ ахырына кадәр уӊышлы башкарылып чыгачагына ышанам, диде.
07.05.2016. Нонэгэр хэм Чутай авылларында Боек жинунен 71 еллыгына багышланган митинглар узды.
Яңгул китапханәчеләре,Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә,инде сафлары сирәгәеп баручы тыл ветераннарының өйләренә барып хәлләрен белделәр.Аларга китаплар тәкъдим итеп,хәлләрен белеп.җылы әңгәмә корып,хәтирәләр яңарттылар.
Бөек Җиңү –безнең якты килчәгебез, туасы һәркөнебезнең имин башлангычы! Бабаларыбыз үзләренең гомерләре барәбәренә без, киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк итеп калдырган. Шушы тиңсез, һәркайсыбызга да бик кадерле бәйрәмгә Көек авылында старт 5 май көнне үк бирелде. Китапханәче буларак мин өч тыл ветеранында булып, хәл-әхвәлләрен белеп чыктым, буласы бәйрәмгә чакыру тапшырдым. Кызгнычка каршы, бер тыл ветераным Ситдика апа Фәсхетдинова кунакта булу сәбапле аның белән күрешә алмадым. Рауза апа Гәрәева, Разыя апа Әлтәпова, Саҗидә апа Габдрахманова-авылның горурлыклары, хөрмәтле кешеләре, шөкер, бүгенге көндә дә исән-сау, якыннары янәшәсендә үзләренең төпле киңәшләре белән яшиләр.
Ә 7 май көнне авыл китапханәсендә “Җиңү даны-Сезнең батырлыкта” исемле балалар белән берлектә әдәби-муз. Кичә үткәрдек. Язның, Җиңүнең 71 елын үткәргәндә һәркайсыбыз да да бер теләк, имин булсын тормышлар, аяз булсын ил күгебез.
6 май көнне Балтач үзәк китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның 75 яшьлеге уңаеннан шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган китаплардан торган китап күргәзмәсе киң катлау китап укучыларга тәкъдим ителде.
Югары Шубан авылында яшәүче тыл ветераны Кәшифә Сәгыйт кызы Зариповага 7 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Шубан авыл җирлеге вәкиле Ләйсән Шәйхетдинова, җаваплылыгы чикләнгән «Алга» җәмгыяте икътисадчы Фаиль Шигапов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
2016 елның 6 маенда Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Балтачның “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Халыклар дуслыгы” музее һәм Чепья китапханәсе хезмәткәре белән берлектә “Җиңү һәркемнең күңелендә”исеме астында әдәби- музыкаль кичә булды.
Бүген “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы тыл ветераннары, инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар.
4 май көнне Кенәбаш авыл китапханәсе Кенәбаш башлангыч класс укучыларына “Балаларга сугыш турында укыйбыз”-“Читаем детям о войне” исемле 7 Халыкара акциясе кысаларында кычкырып укулар уздырды.Укучылар ахырдан викторина сорауларына да җавап бирделәр.