ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

7 апрель – халыкара сәләмәтлек көне уңаеннан Шеңшеңәр авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Сәламәтлегеңне кечкенәдән сакла!” дип исемләнгән чара булып узды. Чара барышында балалар белән сәламәтлекне ничек сакларга, яхшы һәм начар гадәтләр турында әңгәмә узды. Балалар әдипләрнең сәламәтлек темасына багышланган шигырьләрен кычкырып укыдылар, табышмакларга бергәләп җавап эзләделәр.

Чепья  авылының  "Әкият"  балалар бакчасында  тәрбияләнүчеләрның мәктәпкә әзерлек төркеме балалар китапханәсенә кунакка килде. Китапханә белән китапның кеше тормышындагы роле турында кыскача мәгълүмат тыңлаганнан  соң, балалар китапханә белән таныштылар, табышмак-җавап уенында актив катнаштылар. Шулай ук  кече яшьтәге балалар өчен  яз турында язылган китапларга да күзәтү үткәрелде.

Күптән түгел Балтач спорткомплексында "Смәел" җәмгыяте призына бокс ярышы гөрләп узды.

Ярышларга Кукмара районыннан да яшь боксчылар килгән иде. Мондый төр дусларча очрашу матур гадәткә кереп китте. Ул Балтачта да, Кукмара җирлегендә дә зур югарылыкта уза. Яшь боксчылар өчен дә бу очрашу бик мөһим чара. Әйтергә кирәк март, апрель айлары җитү белән боксчылар әлеге очрашуны зарыгып көтә.  Үзеңне күрсәтү генә түгел, көндәшеңнең алымнарын яхшылап өйрәнү өчен дә бер дигән мөмкинлек бу.

Агымдагы елның 7 нче апрелендә Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенең “Хәйриячеләр аллеясында” бүлекчә хезмәткәрләре тарафыннан тернәләнүчеләр өчен “Күңеллле стартлар” исеме астында спорт уеннары уздырылды. 

Татарстан Республикасы прокуроры күрсәтмәсе нигезендә (17.03.2017, №34/25/у), “Татарстан Республикасының прокуратура органнарында Бөтенрәсәй эшмәкәрләрне кабул итү көнен үткәрүне оештыру буенча”, Балтач районы прокуратурасында эшмәкәрләрне кабул итү 4 апрельдән башлап, һәр айның сишәмбесендә булачак. 

Кабул итү иртәнге 8.00дән кичке 17.00 сәгатьләрдә каралган. 

Район прокуратурасының адресы: Балтач бистәсе, Булатов урамы, 24нче йорт.

«Социаль туризм» программасы кысаларында 2017 елның 7 нче апрелендә “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Малмыж шәhәренең “Туган як” музеенда кунакта булып кайттылар. 
Музейда моннан күп еллар элек җыелган Малмыж районы тарихы тасвирлаган материаллар, фоторәсемнәр, тарихи язмалар, шул тирәлектә яшәүчеләрнең тормыш - көнкүреш җиһазлары, савыт сабалары урын алган. Шулай ук табигать залында борынгы чорда яшәгән мамонт сөякләрен, кошларны, бөҗәкләрне, кыргый җәнлекләрне күрергә була. Өлкәннәр бигрәк тә борынгы чорда авыл кешеләренең тормышын тасвирлаган зал белән кызыксындылар. Музей буенча сәяхәт барлык тернәкләнүчеләргә дә тарихи белемнәрен ныгытырга, яңалыклар тупларга мөмкинлек бирә. Китәр алдыннын тернәкләнүчеләр музей хезмәткәрләренә уңышлар теләп, рәхмәтләрен җиткерделәр.

 7 апрель көнне "Балтач" спорткомплексында районның барлык мәктәпләрендә белем алучы 15-17 яшьләрдәге укучы кызлары өчен “Форпост” ярышлары узды.
 

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Камалова безне, «Сөембикә» журналистларын, Бөрбаш авылына алып китте. «Гүзәлнең эшләрен күреп кайтыгыз әле», – ди. Бөтен Балтач районына атаклы Бөрбаш мәктәбе, аның директоры Гүзәл Бариева турында күпмедер дәрәҗәдә ишетеп белә идек инде. Ул оештырган эшләр дә яңалыгы, күпләрне кузгата алуы белән башкаларга үрнәк булып тора. Бөрбаш авылында, мәсәлән, атказанган укытучылар күп икән. Озак еллар мәктәптә эшләп тә, исем-дәрәҗәләргә ия була алмаган мөхтәрәм затларны ничек тә зурлыйсы, хөрмәтлисе килә Гүзәлнең. 90, 80 яше тулган укытучыларга – «Бөрбашның атказанган укытучысы», 70 яшьлекләренә «Остаз укытучы» дигән мактаулы исемне биреп, истәлек билгесе тапшыруны ул уйлап чыгара инде! Авылның ихтирамга лаек укытучылары өчен бу исем иң кадерле бүләккә тиң, диләр. Бөрбашны күпләргә таныткан Җәлил хәзрәт Фазлыевка исә «Игелекле остаз» исемен тапшырганнар! 

6 апрель көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Ногманов Ринат Мидхәтович белән Габбосов Илнар Хатипович килеп, районда язгы чәчүгә әзерлекне тикшерде. Шул уңайдан, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында "Яңа тормыш", "Борнак", "Арбор", "Сосна" хуҗалыкларында чәчүгә әзерлекне тикшерүләр узды. 

Орлыкларның сакланышына, машина-тракторларның һәм тагылма агрегатларның төзеклегенә, әзерлегенә, амбар хуҗалыкларында орлыкларның сакланышына, хезмәтне саклау чараларының үтәлешенә, техосмотр, хезмәткәрләргә үткәрелгән инструктажларга, документация алып бару тәртибенә, куелган таләпләрнең башкарылуына, коллективта эшнең ни дәрәҗәдә оештырылуына игътибар бирелде. 
 

  Югары Кенә авылында  яшәүче Сәбитова Гөлсәния Мөхәммәт кызына 8 апрель көнне 90 яшь тулды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International