Урта һәм төп белем бирү мәктәпләреннән җыелган кызлар командаларга тупланып, үзара көч сынаштылар. Алар ераклыкка да, бер урында сикергеч белән дә (скакалка) сикерделәр, коралдан аттылар, отжимание һәм приседание ясадылар.
Урта мәктәпләре арасында:
1 урын - Балтач гимназиясе
2 урын - Нөнәгәр мәктәбе;
3 урын - Балтач мәктәбе.
Төп мәктәпләр арасында:
1 - Сосна, 2 дә - Шеңшеңәр, 3тә - Арбор кызлары командалары.
Күргәнегезчә, яшүсмер кызлар өчен биремнәр шактый җитди, көч сорый торган иде. Шулай булса да, кызлар сынатмадылар. Аларга рәхмәт белдерәбез! Алга таба да спорт белән шөгыльләнеп, уңышларга ирешүләрен көтеп калабыз!!!