ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

      Апрель ае-чын мәгънәсендә шигърият вакыты! Иҗат, күңел күтәренкелеге өчен дә менә дигән ай ул! Әдәбият җиһанында бик күп сүнмәс-сүрелмәс йолдызларын кабызган тармак та ул! Ни өчен сүземне шулай башладыммы, чөнки язның икенче аена аяк атлау белән без бер-бер артлы әдәбиятка зур өлешләрен керткән олуг шәхесләребезнең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез! Туган ягыбызның мәшһүр кешесе, якташ-язучыбыз, журналист-Фәридә апа Шакированың гомер бәйрәме белән башланып китсә, озакламый татар улы, бөек шагыйребез Г.Тукайның да 131 еллыгын билгеләп үтәбез.

   Шул уңайдан, Көек авылы китапханәсендә авыл яшьләре белән берлектә “Туган ягыбыз җәүһәрләре” исеме астында әңгәмә үткәрдек! Биредә китап сөючеләр, якташ-язучыларыбызның китапларын кулларына алып иҗатлары белән таныштылар, шигырьләренә аерым тукталып, “кычкырып уку” да оештырдылар! Махсус бу чара яшь буын өчен бик файдалы булды.

   Китапханәнең иң актуаль урыны- матбугат почмагы белән дә алар бик теләп таныштылар!


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

   «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Ветераннар янәшәдә яши" дигән акциясе игълан ителде.

2017 нче елны 16 нчы апрелендә “Наз” үзәге  социаль педагогы, “Волонтер” үзәге куратор ярдәмчесе Наталья Закирова һәм активистлар тарафыннан “Сәламәтлек марафоны” дип исемләнгән акция уздырылды. 

 

15 апрель - халыкара бердәм экологик белемнәр көне уңаеннан Чепья зурлар китапханәсе "О чём молчит природа" дип исемләнгән бибилиоэзләнү белән экологик акциядә катнашты. Очрашуга  төньяк территориаль управлениясенең1нче разрядлы белгече Ибраһимов Мансур Галимуллович та катнашты. Урта мәктәпнең 8 һәм 10 сыйныф укучыларының кызыксындырган  күп санлы сорауларына җавап бирде. Шулай ук акциядә  "Халыклар дуслыгы музееннан Бариева Сания Мансуровна да катнашып,  музейдагы Татарстанның экологиясенә багышланган яңа  китаплар белән таныштырды. Бу библиоэзләнүдән соң  укучылар табигатүнең матурлыгын,  чисталыгын, сафлыгын  саклау бары тик  һәркемнең  кылган гамәленә бәйле икәнен тагын да ныграк аңлады.


15
апрель, 2017 ел
шимбә

15 апрель – Халыкара экологик белемнәр көне уңаеннан, Балтач үзәк зурлар китапханәсендә “Полна загадок чудесница природа” дип исемләнгән экологик акция үткәрелде. Балтач урта мәктәбенең 8 нче сыйныфлары укучылары, экомозаика биремнәренә җавап биреп, экологик белемнәрен сынадылар.


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бөрбаш китапханә филиалының кече-музей экспонатларыннан оештырылган Татар өе куренеше "Ак калфак"кунакларында зур кызыксыну уятты.

2017 нче елның 12 апрелендә “Балалар көтә” акциясе кысаларында “Наз” үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова, мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Алия Кәримова һәм “Волонтер” үзәге активистлары 3 нче дәрәҗәдә мөмкинлекләре чикле булган инвалид бала янына берып кайттылар. 


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

10 апрель көнне Борнак  авыл  китапханәсендә оештырылган“Туган як тарихы музее” на  22 ел тулды.Шул уңайдан  музейда экскурсия үткәрелде.Бүгенге көнгә кадәр музейда кемнәр генә булмады.Укучылар,студентлар,җитәкчеләр,журналистлар,Мәскәү,Төркиядән  кунакка кайтканнар.Музейдагы  экспонатларның  һәркайсы  бик кызыклы  һәм  файдалы. Тарихый  яктан да,тәрвияви яктан да гаять әһәмиятле алар.Музей килер буыннар өчен генә түгел,хәзерге көндә дә  зур кызыксыну тудыра.

 


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

7 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында якташ язучыбыз Фәридә Шакированың юбилее уңаеннан “Күңелендә кояш нуры” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.  Иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, якыннары Фәридә ханыма тирән  соклану хисләрен белдерделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә шигырь, җыр-моңга үрелеп барды.

 

Укучыларны якташ язучылар иҗаты белән якыннанырак таныштыру,якташ язучылар иҗатына кызыксыну уяту,туган як табигатен,туган җирне ярату хисләре тәрбияләү максатыннан 11 апрель көнне Арбор авыл китапханәсендә  5-6 сыйныф укучылары белән "Якташ язучылар иҗатында туган як табигате" исеме белән  тематик кичә үтткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International