Сәбитова Гөлсәния Мөхәммәт кызына 8 апрель көнне 90 яшь тулды.

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

  Югары Кенә авылында  яшәүче Сәбитова Гөлсәния Мөхәммәт кызына 8 апрель көнне 90 яшь тулды.  Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев,  «Игенче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Булат Зиатдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International