"Наз"да өлкәннәр күңелле ял итәләр.

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елның 7 нче апрелендә Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенең “Хәйриячеләр аллеясында” бүлекчә хезмәткәрләре тарафыннан тернәләнүчеләр өчен “Күңеллле стартлар” исеме астында спорт уеннары уздырылды. 

Ярышта 2 команда обруч һәм туп белән күнегү, лабиринт ”Елан”, кара-каршы эстафета кебек ярышларда көч сынашты. Һәрвакыт күтәренке күңелле өлкәннәребез бу уенда үзләренең кыюлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. 

Әлеге уздырылган ярышлар тернәкләнүчеләргә яшәүгә дәрт һәм этәргеч бирә. Шуңа да өлкәннәр мондый чараларны "Күңелгә - терәк, тәнгә - сихәт" дип саныйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International