ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

5 октябрь көнне Борнак авыл китапханәсендә өлкәннәр һәм укучылар катнашында “Өлкәннәргә кадер һәм хөрмәт”исемле очрашу кичәсе үткәрелде.Өлкәннәр үзләренең хәтирәләрен искә төшерделәр.Укучылар өлкәннәргә бик матур итеп шигырьләрен сөйләделәр.Очрашу бик җанлы үтте.

Районыбыз мөгаллимнәре 4 октябрь көнне район  мәдәният үзәгендә үзләренең традицион һөнәри  бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Аларны бу тантаналы  чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин,  район башкарма комитеты  җитәкчесе Рамил Шакиров, аның урынбасары Илһам Гайнетдинов, мәгариф ветераны Гарифҗан Мөхәммәтшин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева тәбрикләде. 

Балтач бистәсе урамнары көн саен тротуарларга байый. Халыктан җыелган үзара салым акчалары нәтиҗәсендә уңайлыклар булдырыла, алардан барлык райондашларыбыз да бердәм  файдалана. 2018 ел өчен  планлаштырылган эшләрне башкарып чыгу  өчен дә һәр җирлектәге   халыкның активлыгы кирәк. Шулай булганда гына тирә-ягыбыз матур, юлларыбыз төзек булыр.

Куныр авылында гомер итүче Сәгыйдә Гариф кызы Низаметдинованың да 90 яшьлек юбилее “Өлкәннәр декадасы” чорына туры килде. Көзнең үз яме, үз муллыгы булган кебек, кеше гомеренең көзе дә нәкъ шушы ел фасылына тиң. Нәтиҗә ясар чак! 4 октябрь көнне район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Асхадуллин , “Якты юл” җәмгыяте рәисе Раиф Хәкимов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Карадуган авылында яшәүче Наилә апа Җиһангирова өчен 3 октябрь көне хатирәләргә бай булгандыр, мөгаен?! Чөнки бу көнне район мәдәният үзәгендә “Халыкара өлкәннәр көне” уңаеннан районыбызның мактаулы исемнәргә ия мәртәбәле өлкәннәре хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылган иде. Шушы кичәдә алып баручылар алгы урыннарның берсендә утырган акъәбигә карап, арабызда 90 яшьлек юбилеен каршылаучы ветераныбыз да бар әле, дип Наилә апаның исемен атагач, зал бер мәлгә тын калды. Аннан соң гаҗәпләнү катыш соклану хисләрен белдереп көчле алкышларга күмде юбилярны. Аны районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин махсус залга төшеп, ихлас теләкләрен әйтеп тәбрикләде. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау Хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырды. 

   Куныр авылында яшәүче Сәгыйдә Гариф кызы Низаметдиновага 4октябрь көнне 90 яшь тулды. 

7 октябрь – шимбә көнне районыбызда ат чабышы ярышларын ябу сезоны үткәреләчәк. “Сабантуй” ял паркында әлеге көн чаралары 13.00дә башланып, берничә сәгать дәвам итәчәк. Программага җигелгән атларда йөрү, бизәлгән атлар парады, хуҗалык рәисләренең ат җигү ярышы, йөк күчерү бәйгесе, 5 төрдә ат чабышы һәм бүләкләү тантаналары кергән. 


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

4 октябрьдә Бөрбаш авыл китапханәсендә "Сәламэт тәндә - сәламәт акыл" исемле әңгәмә үтте.

Мәрхәмәтлелек, игелек, хөрмәт! Бу сүзләр, әлбәттә, кечкенә йөрәкләрдән үк, күңелгә олы юл булып салынырга тиеш. Шул уңайдан, “мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында Көек авылы китапханәсендә балалар белән берлектә “Хөрмәт башлана киң күңелдән!” исеме астында әңгәмә-түгәрәк өстәл оештырдык! Алдан әзерләнгән сурәтләрне карап балалар фикерләрен әйттеләр, мәрхәмәтлелек атнасында гына түгел, һәрдаим ярдәмләшеп торырга дип сүз куештылар. Матур әдәбияттан әсәрләрне укып, әсәр геройлары тарафыннан эшләнгән әйбәт күренешләрне укып күрсәттеләр.

1 Октябрь көнне  көзге акция “Мәрхәмәтлелек атнасы” һәм өлкәннәр көне кысалары астында Көек авылында ялгыз калып берүзе гомер итүче өлкән кешебез Вагыйз абыйга Көек китапханәчесе, балалар белән берлектә күчтәнәчләр кертеп, бәйрәм уңаеннан хәлләрен белеп, тәбрикләп кайттык!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International