Өлкәннәрне хөрмәтләү аларга карата игътибар һәм мәхәббәт уяту максатыннан 9 Октябрь көнне Арбор авыл китапханәсендә “Сез тормыш бизәге” исемле кичә уздырылды.
Кичә барышында өлкәннәр үзләренең яшьлек хәтирәләрен яңарттылар, оныклары аларны котлап матур җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. Өлкәннәребез үзләренең матур теләкләрен җиткереп, тагын да шулай гел очрашып торырга язсын дип таралыштылар.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач бистәсе үзәгендәге "Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" уңаеннан булдырылган ял паркын тантаналы төстә кулланылышка тапшырды.
8 октябрь көнне Балтач районында үзәктә һәм Чепья авылында бәйрәм уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне – барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе. Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды.
Смәел авыл китапханәсе, урта мәктәпнең озынайтылган көнгруппасы ярдәме белән, өлкәннәр декадасы уңаеннан"Гомер көзем-тормыш көзгем"исемле кичә уздырды.Кичә балаларның чыгышлары,өлкәннәребез өчен конкурслар белән үрелеп барды.
5 октябрь көнне Куныр мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, клуб, китапханә, мәктәп, ООО "Якты юл" җәмгыяте һәм авыл советы тырышлыгы белән әзерләнгән "Гомерләрнең алтын көзе" дип исемләнгән кичә булып узды. Кичәгә Куныр, Шода авылы олылары чакырулы иде. Кичә чәй табыны белән башланып китеп, концерт белән дәвам итте.
Өлкәннәр көне уңаеннан, 4нче октябрь көнне мәдәният, китапханә мәктәп коллективы белән берлектә Субаш төп гомуми белем мәктәбендә “ Гомерләрнең алтын көзләре”дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелде.
Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгының тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында безнең районнан "Татарстан" хуҗалыгы тракторчысы Зөлфәт Хәкимов та бар иде. Президент аңа озак еллар намуслы хезмәте өчен "Атказанган механизатор" исеме бирде.