ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Гомәрова Фатыйма  Гәзимҗан кызына 17 октябрь көнне 90 яшь тулды.  


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

  14 октябрьдә Казан Агропарк сәүдә үзәгендә Балтач районы авыл жирлекләре һәм авыл хужалыгы продуктлары житештерүче хужалыклар ярминкә уздырды.

11 октябрь көнне Чутай мәдәният йорты коллективы экология елы һәм урман атналыгы кысаларында бакчадагы агач араларын тырмалап чистартты, миләүшә куаклары утыртты.

13
октябрь, 2017 ел
җомга

   2017 нче елның 13 октябрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә специалистлар тернәкләнүчеләр белән “Армения иле белән танышыйк” дип исемләнгән, Арменияның тарихына багышланган түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырылды.


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 нче елның 10 нчы октябрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар белән шагыйрь һәм әдәбиятчы, Армения иленең Дәүләт премиясе лауреаты, Паруйр Севак иҗаты буенча “Әрмән әдәбияты көне”исеме астында әдәби кичә булып узды.


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

10 октябрь көнне Балтач  үзәк зурлар китапханәсенең уку залында өлкән яшьтәге китап укучылар  өчен “Көзләр алып килсен яз сафлыгын” дип исемләнгән әдәби-музыкаль  кичә үтте. Тамашачылар җыр-моң, шигъри юллар белән үрелгән бәйрәм кичәсендә Гүзәл Галләмова иҗаты белән дә таныштылар. Алар хозурына буктрейлер, сәхнәләштерелгән өзек тә тәкъдим ителде.

Балтач мәдәният үзәге, 13  октябрь көнне яңа иҗат  сезоны ачылу уңаееннан,  “Җитте рәхәт замана” дип исемләнгән концерт-тамашага чакыра. 

10 октябрь көнне район Советының кече утырышлар залында халык күпләп йөри торган урыннарга тикшерү уздыру һәм категория билгеләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырыш булып узды. Әлеге утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов алып барды.Утырышта комиссия вәкилләре, район башлыгы ярдәмчесе, район прокуроры, район мәдәният бүлегеннән, район яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән, мәгариф идарәсеннән җаваплы җитәкчеләр катнашты.


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе
8 октябрь Әтнә авыл клубында укытучылар көне уңаеннан "Рәхмәтнең иң олысы, сиңа булсын укытучым" исемле концерт булып узды.

Субаш мәдәният йортының “Туганай” фольклор коллективы  Казанда узган Халыкара “ Этномериада”фестиваленнән лауреат булып кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International