ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

5 июньдә 17.30 "Татарстан 24" каналында  "Актуаль сөйләшү" программасында теркәү хокукларын һәм кадастр исәбенә алу буенча сөйләшү була

5 июндә Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге җил, яшенле яңгыр көтелә.


3
июнь, 2018 ел
якшәмбе

4 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 16-21 м/с тизлектәге җил, яшенле яңгыр көтелә.


2
июнь, 2018 ел
шимбә

   Сизнер авылында яшәүче Анисия Павловна Ивановага 1 июнь көнне 90 яшь тулды.


1
июнь, 2018 ел
җомга

2 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 17 м/с тизлетәге көчле җил көтелә

Бүген – 1 июнь  Балаларны халыкара яклау көнендә Балтач үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә яңа туган сабыйны тантаналы төстә  хастаханәдән  чыгару  чарасы узды. Баланы бала тудыру бүлегеннән чыгару  шатлыклы, дулкынландыргыч мизгелләр, әлеге сөенечле вакыйга кеше күңелендә озак еллар саклана. Әлеге  матур вакыйга  уңаеннан яшь гаиләнең шатлыгын район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә уртаклашты. ГХАТ җитәкчесе Люция Рәис  кызы Нигъмәтҗанова җылы теләкләр белән Гыйлметдиновлар гаиләсенә яшь Россия гражданының беренче рәсми документын – туу турында таныклык тапшырды. Шулай ук истәлекле бүләк һәм чәчәк бәләме бирде.

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу  аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың.1 июнь - Халыкара балалар яклау көне уңаеннан, Балтач районы ГХАТ  бүлеге, ФМС хезмәте белән берлектә 14 яше тулган 15 яшүсмер балтачлыларга паспорт тапшырдылар.

​26 май – Россия эшмәкәрләре көне уңаеннан, кичә - 31 май көнне район Советының утырышлар залында районыбыз җирлегендә  хезмәт куючы эшмәкәрләр белән эшлекле киңәшмә  үтте.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин киңәшмәне тәбрикләү сүзләренән башлады. “Эшмәкәрлек елдан-ел тормышыбызның барлык өлкәләренә дә ныграк үтеп керә. Балтач районында кече һәм урта бизнес өчен бөтен шартлар да бар. Бүгенге көндә эшмәкәрлек эшчәнлеге районыбыз үсешендә зур әһәмияткә ия.

   Балтач муниципаль районында яңгынга каршы чаралар дәвам итэ.

“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2018 елның 31 маенда “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Перемечев Эдуард Николаевич белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International