Анисия Павловна Ивановага 1 июнь көнне 90 яшь тулды.

2018 елның 2 июне, шимбә

   Сизнер авылында яшәүче Анисия Павловна Ивановага 1 июнь көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Юсупов, җаваплылыгы чикләнгән “Смәел” җәмгыятенең баш икътисадчысы Розалия Фазылҗановалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл  җирлеге исеменнән   бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

   Анисия Павловна озак еллар җаваплылыгы чикләнгән “Смәел” җәмгыятендә фидакарь хезмәт куеп, бүгенге көндә уллары тәрбиясендә яши. Юбилей белән тәбрикләргә килүчеләрне зур рәхмәтләр белән каршы алды. Җитәкчеләрнең өлкән кешене онытмауларына ихластан сөенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International